2018 елда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына кагылышы булган «Халык контроле» системасына килгэн гаризаларның 67% тан артыгы хәл ителгән

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы «Халык контроле» системасында гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирә торган ведомстволар арасында беренче урынны алды. Бу хакта ведомство җитәкчесе Ленар Сафин 2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар буенча коллегия утырышында хәбәр итте. 

Исегезгә төшерәбез, «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы 2012 елдан бирле эшли. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы биш категория буенча модератор булып тора: федераль һәм республика юлларын карап тоту һәм ремонтлау; муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау; юл хәрәкәтен оештыру; җәмәгать транспорты һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә коррупция.

2018 елда әлеге категорияләр буенча системада 20 222 гариза теркәлгән. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 7% ка күбрәк һәм «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризаларның гомуми күләменнән 32,9% тәшкил итә.

2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча 13 684 гариза (яки 67,7%) хәл ителгән,
4 355 (21,5%) – планлаштырылган,  1 808 (8,9%) - кире кагылган һәм 375 (1,9%) гариза эштә.

2018 елда республика һәм муниципаль юлларны ремонтлау, шулай ук өстәмә финанслау программалары ярдәмендә 2013-2018 елларда автомобиль юлларын карап тоту һәм ремонтлау мәсьәләләре буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать иткән гражданнарның 9 119 гаризасы уңай хәл ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International