Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Федерациясе Транспорт министры Евгений Дитрих һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында «Татарстан Республикасы транспорт комплексының 2018 елдагы эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында» Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Коллегия утырышы республиканың транспорт комплексы эшчәнлегенең узган елдагы төп нәтиҗәләре турында фильм трансляциясеннән башланды.

2018 ел республика өчен халыкара вакыйга белән истә калды – Казанда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты узды. Казан шәһәренең транспорт белән идарә итү планы эшләнде, клиент төркемнәрен ташуның 35 беркетмә маршруты килештерелде, беркетмә маршрутлары буенча урам-юл челтәрен норматив халәткә китерү буенча эш башкарылды, пассажирлар йөртү белән идарә итү буенча төзелгән төбәк үзәге эшләде. Матчлар барган көннәрдә шәһәр транспортында барлыгы 5,6 млн. пассажир хезмәт күрсәтелгән, 725 меңнән артык кеше бушлай йөрү хокукыннан файдаланган.

«Казан» халыкара аэропортының халыкара һава линияләрендә сәгатькә 800 пассажир үткәрү сәләтен тәэмин итү өчен дәүләт контроль органнары җиһазлар белән тәэмин ителгән вакытлы павильон ачылды. 2018 елның 8 июненнән 8 июленә кадәр аэропортның пассажирлар агымы 415 846 пассажир тәшкил итте.

Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча тимер юл транспортында чемпионатта катнашучыларны һәм кунакларны йөртү өчен 6 вагонлы 3 шәһәр яны поезды җәлеп ителде. 2018 елның 16 маеннан 16 июленә кадәр әлеге маршрутта хезмәт күрсәткән пассажирлар саны 49 245 кеше тәшкил итте.

Республиканың транспорт тармагы предприятиеләре сизелерлек уңышларга иреште. Татарстан Республикасы аэропортлары – «Казан» һәм «Бигеш» 3 961,9 мең кешегә хезмәт күрсәтте. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 21,3% ка күбрәк.

Шәһәр яны тимер юл транспортында 6,43 млн. пассажир җибәрелгән, бу үткән ел белән чагыштырганда 105,7% тәшкил итә. 2018 елда пассажирлар уңайлыгы өчен Ижевск-Түбән Кама шәһәр яны поезды көн саен йөрүгә күчерелде. Хәзер бу юнәлештә көнгә ике пар поезд йөри. Декабрь башында Зөя-Буа-Зөя маршруты ачылды.

Шәһәр яны юнәлешендә йөрүче су транспортында 326,7 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән, шуларның 73,4 меңе – ташламалы категория.

Якынча мәгълүматларга караганда, 2018 елда Татарстан Республикасы автотранспорт предприятиеләренең гомуми кереме 3 767,1 млн. сум тәшкил иткән, бу 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,4% ка күбрәк.

2018 елның мөһим вакыйгаларының берсе - Казаннан Чаллыга кадәр М-7 «Волга» федераль автомобиль юлын этаплап реконструкцияләү эшен тәмамлау булды. Республиканың ике эре икътисадый үзәге – Казан һәм Яр Чаллы агломерацияләре - дүрт полосалы трасса белән бәйле.

Бүлеп бирелгән акчалар хисабына 2018 елда төбәк автомобиль юлларында Юл эшләре программасы нигезендә 103,288 км автомобиль юлы төзелде һәм реконструкцияләнде, гамәлдәге төбәк челтәрендә 320,468 км төзекләндерелде, 9 күпер төзелде һәм 10 күпер ремонтланды.

Торак пунктларны каты өслекле юллар челтәре белән тоташтыру хисабына авыл җирендә транспорт үтемлелеген, социаль тәэмин ителешне һәм халыкның эшлекле активлыгын арттыру Татарстан Республикасының икътисадый үсеш сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Узган елда 29 авыл торак пунктына юл төзелде.

Татарстан Республикасының бакчачылык ширкәтләренә гомуми озынлыгы 28,276 км булган 17 юл ремонтланган. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү өчен гаилә фермаларына һәм терлекчелек комплексларына гомуми озынлыгы 21,9 км булган 28 подъезд булдырылган.

2018 елда Татарстан «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проектын гамәлгә ашыруны дәвам итте. Казан агломерациясендә 113,7 км юл һәм Яр Чаллыда 41,9 км юл ремонтланган.

Барлык программалар буенча эшләр тулы күләмдә башкарылган.

Агымдагы елга төп бурычлар турында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сөйләде. Министр билгеләп үткәнчә, аэропортларда пассажирлар агымы күп очракта маршрут челтәренең динамик үсеше хисабына ирешелгән. Агымдагы елда Казаннан берничә яңа халыкара юнәлеш ачылган: Тбилиси, Батуми (Грузия), Минск, Тегеран (Иран), Болонью (Италия), Алания, Ош (Кыргызстан), Хайкоу (Кытай), декабрьдә Израильгә яңа чартер юнәлеше эшләтеп җибәрелгән. «Бигеш» аэропортыннан Даламан (Төркия) һәм Дубай (БГӘ) маршрутлары ачылган. 2019 елга гамәлдәге маршрут челтәрен алга таба үстерү бурычы тора. Казан белән Мюнхен, шулай ук Тель-Авив арасында турыдан-туры маршрутлар булдыру  турында фикер алышына. Будапештка рейс ачу буенча сөйләшүләр алып барыла, Казан Россия һәм Венгрия арасында һава юллары турында килешү маршруты таблицасына кертелгән инде. Шулай ук Бигештән Ташкентка рейслар ачу мәсьәләсе дә карала.

Төбәк авиаташуларның үтемлелеген тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Моңа шул исәптән билетлар бәясен киметергә мөмкинлек бирә торган федераль субсидияләр программалары да ярдәм итә. Л. Сафин сүзләренә караганда, агымдагы елда Татарстан программада актив катнаша. Инде бүген үк субсидияләнүчеләр исемлегенә республика аэропортларыннан 24 юнәлеш кертелгән, шуларның 18ен финанслауда Татарстан да катнаша. Якын арада «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе ике маршрутны - Әстерхан һәм Ярославльне дә финанслауда катнашу турында өстәмә хәбәр итәчәк.

Тимер юл транспорты үсешенә килгәндә, министр сүзләренчә, тимер юл транспорты өлкәсендәге перспектив һәм социаль әһәмиятле проектларның берсе - Казанда боҗра тимер юл элемтәсе оештыру.  РТЮ белән берлектә «Яңа Аракчино станциясе районында тимер юл съезды һәм Юдино-Дәрвишләр бистәсе станцияләре участогында өченче төп юл төзелеше Аэропорт - «Казан-1» вокзалы - «Казан-2» вокзалы маршруты буенча электр поездлары хәрәкәтен оештырырга мөмкинлек бирәчәк. Агымдагы елда проектның беренче этабына экспертиза узу белән проект-смета документларын эшләп бетерү планлаштырыла.

Шулай ук 2019 елда Россия тимер юллары белән уртак финанслау шартларында «Компрессорный» транспорт-күчеп утыру төенен төзү күздә тотыла. Транспорт-күчеп утыру төене «Компрессорный» платформасы һәм автобус стоянкасы белән бәйләнгән бина рәвешендә булачак. «Компрессорный» төене барлык төр транспорт пассажирларына бер урында куркынычсыз, уңайлы хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә тиеш.

Ленар Сафин юл хуҗалыгы мәсьәләләренә аерым тукталды.

Хәзерге вакытта 2024 елга кадәр исәпләнгән «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты программасы формалаштырылган. Норматив таләпләргә туры килә торган региональ юллар өлешен 46,3% тан 50% ка кадәр арттыру күздә тотыла. Шул ук вакытта министр проектның ясалма юл корылмаларын үз эченә алмавын ассызыклады. Ә җирле әһәмияттәге юлларда булган күперне ремонтлау проблемасы бар. Мондый күперләрнең күбесе 20-30 ел элек, проект-смета документларын эшкәртмичә, хуҗалык ысулы белән һәм кул астындагы материаллардан төзелгән. Бу мәсьәләне хәл итү өчен Ленар Сафин инициатива белән чыгыш ясады һәм РФ Транспорт министры Евгений Дитрихтан милли проект кысаларында төбәк тарафыннан уртак финанслау шартларында ясалма корылмаларны ремонтлауга өстәмә финанслау бүлеп бирү мөмкинлеген карауны сорады.

Ленар Сафин үз чыгышында 2019 елда социаль әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, дип ышандырды. Шулай итеп, 22 торак пунктка юл төзү планлаштырыла, шуларның 11е федераль субсидияләр хисабына. Моннан тыш, торак пунктларда 400 урам норматив хәлгә китереләчәк һәм 330 урамдагы асфальт-бетон катламы төзекләндереләчәк.

Чыгышын тәмамлап, Ленар Сафин агымдагы елда яңа җаваплы бурычлар куйды, аларны гамәлгә ашыру татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен арттырачак, дип билгеләп үтте.

Йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен һәм Россия Федерациясе Транспорт министры Евгений Дитрих ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

 

Игорь Степанов Фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International