Кичә «Крокус Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә NAIS-2019 VI Милли күргәзмәсе кысаларында Россиянең иң яхшы аэропортларын - «Россиянең һава капкалары» премиясе призерларын бүләкләделәр.
«Бигеш» халыкара аэропорты берьюлы өч номинациядә җиңү яулады: авиакомпанияләрнең тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы аэропорт 2018», журналистларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы аэропорт 2018». Шулай ук аэропорт «Иң яхшы аэропорт 2018» номинациясендә елына 2 миллион пассажирга кадәр категориядә икенче премия лауреаты булды.
Бигеш дәрәҗәле бүләген дүртенче ел рәттән ала.
NAIS-2019 гражданнар авиациясе инфраструктурасының милли күргәзмәсе 6 һәм 7 февральдә Мәскәүдә уза. Күргәзмәдә 120дән артык экспонент, шул исәптән «Бигеш» аэропорты да катнаша.