Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 144 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 27 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2406 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 13 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3081 кеше килгән, 3383 пассажир киткән.
21 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, күпчелек районнарда кар, кайбер районнарда буран. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр, һава температурасы -6 - -11 градус. Юлларда бозлавык.