«Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елга Казанның торак массивлары урамнарын ремонтлау планлаштырылган

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Без хәбәр иткәнчә, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казан агломерациясендә 2019 елга Юл эшчәнлеге программасы формалаштырылган. Казанның үзәк өлешендә генә түгел, ә Борисково, Кадышево, Борисоглебское, Крутушка, Мирный, Салмачи, Займище, Вознесенский һәм башка торак массивларда да урамнарны һәм тротуарларны ремонтлау, шулай ук куркынычсызлык чараларын башкару каралган.

Якынча мәгълүматларга караганда, түбәндәге бистәләрдә һәм торак массивларда урамнарны һәм тротуарларны ремонтлау планлаштырылган. Левченко бистәсендә - махсус мәктәптән яшелчә базасына кадәр 450 м юл; Крутушка бистәсендә - Үзәк урамда тротуар һәм тышкы яктырту белән 300 м юл; Яңа Победилово бистәсендә – 1нче Победилова урамында 1000 м; Борисково бистәсендә - 260 м Запорожская урамы (Янгын урамыннан Дудин урамына (медпункт) кадәр) һәм Янгын урамында 900 м; Мирный бистәсендә -250 м Яңа Дәүләкәй урамыннан Надпойменная урамына кадәр тротуар төзү. Займище бистәсендә автобус җибәрү өчен Путейская урамы төзекләндереләчәк (борылыш мәйданчыгы, тротуарлар һәм яктырту).

«Восточный» (265 м Сергей Лазо урамы һәм 215 м Радистов урамы), Константиновка (1350 м Зеленая урамы) һәм Вознесенское (385 м Старательный тыкрыгы) торак массивларында урамнарны ремонтлау каралган.

Салмачи бистәсендә 4 урам ремонтланачак. Бу Тынычлык урамыннан Юбилей урамына (медпункт) кадәр 110 м, Юбилей урамыннан Сәйдәш урамына (медпункт) кадәр 150 м, Сәйдәш урамы (медпункт) 125 м һәм Үзәк урамнан Камышлы урамына кадәр 700 м юл.

Кадышево бистәсендә Солонка елгасы һәм Коры елга аша күперләр тирәсендәге юлларда 200 м барьер коймалар урнаштыру планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International