Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 160 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 28 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2003 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 281 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 141.

Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 12 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2829 кеше килгән, 2545 пассажир киткән.

18 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак, төнлә кайбер районнарда томан, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: -8 - -13 градус, аязган вакытта -18 градуска кадәр. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International