Алексеевск районының Олы Тигәнәле авылында авария хәлендәге күпер ремонтланган

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Бүген ремонттан соң Олы Тигәнәле авылында Тиганка елгасы аша күпер буенча хәрәкәт ачылды. Күпер Алексеевск муниципаль районындагы Алексеевск-Биләр автомобиль юлының 19,6 чакрымында урнашкан.

Бу ике торыклы күпер. Торык корылмалары металл балкалардан һәм тимер-бетон плитәләрдән ясалган. Ремонтланган күпернең озынлыгы 37 м тәшкил итә, киңлеге - 14 м. Шулай ук күпернең ике ягыннан 1,5 метр киңлектәге тротуарлар төзелгән.

Күпер 2018 елның июлендә ремонтлана башлаган. Төзелеш-монтаж эшләре 2018 елга юл эшләре программасы кысаларында Татарстан Республикасы чаралары хисабына башкарылган. Бәясе 85 миллион 182 мең сум тәшкил иткән.

Эшләрнең заказчысы - «Главтатдортранс» ДКУ, проектчысы - «Спецдорпроект» ҖЧҖ һәм генераль подрядчысы - «Мостовик» ҖЧҖ.

«Мостовик» ҖЧҖ директоры Рөстәм Вәлиев сөйләгәнчә, юл киемен урнаштырганда «Рабберфлекс» гидроизоляцион катлам һәм эретеп коелган асфальт-бетон кулланылган. Әлеге технологияләр күпердәге катламның гидроизоляцион характеристикаларын арттыралар, тузуны һәм катламдагы колеяларны киметәләр.

Ремонт барышында күпердә 229 метр озынлыктагы рәшәткәле цинкланган коймалар, 85 метр барьерлы металл коймалар һәм күпер янында 186 метр барьерлы киртәләр урнаштырылган.

Күпер 1982 елда төзелгән һәм 2018 елга аның торышы авария хәлендә дип танылган. Ул Олы Тигәнәле авылын 2 өлешкә бүлә. Ел саен язгы ташу вакытында күпер автотранспортның, шул исәптән мәктәп автобусының хәрәкәтен катлауландырган. Ремонттан соң күпер баганалары 3 метрга күтәрелгән һәм хәрәкәтне имин иткән. Шулай ук әлеге күпер буенча Биләрдәге изге чыганакка юл үтә.

2018 елда Татарстанның төбәк юлларында барлыгы 5 күпер төзелгән һәм 7 күпер ремонтланган. 3 күперне төзү һәм реконструкцияләү, 5 күперне ремонтлау эшләре дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International