Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе яңа Казан-Белгород рейсы ача

2018 елның 26 октябре, җомга

2 ноябрьдә Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе яңа Казан-Белгород-Казан юнәлеше буенча очышлар ачып җибәрә.

Яңа сезонда Казан-Белгородның туры рейслары һәр дүшәмбе һәм җомга көннәрендә гамәлгә ашырылачак. Юнәлештә CRJ-200 хезмәт күрсәтәчәк, ул үзен пассажирлар өчен экономияле реактив самолет буларак танытты. Очу вакыты 1 сәгать 40 минут тәшкил итәчәк. Һава судносы 50 урынлы. Казан-Белгород рейсына билетны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru. сатып алган очракта, бәясе 5 884 сум тәшкил итә.

«ЮВТ АЭРО» АҖ генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары Станислав Козленко сүзләренә караганда, элек әлеге юнәлеш Татарстан Республикасы өчен дә, Белгород өлкәсе өчен дә кирәк булган - ике якка да самолетлар йөкләнеше 60% тан артык тәшкил иткән. Станислав Козленко шулай ук Белгородны Россиянең иң популяр шәһәрләре исемлегенә кертүләрен билгеләп үтте. Әлеге юнәлешкә ихтыяҗ зур булачак, ә яхшы бәя һәм билгеләнгән урынга күчеп утырмыйча килү мөмкинлеге уңайлыгы белән җәлеп итәр дип ышанам.

Белгородны халыкта беренче Җиңү салюты шәһәре, диңгезсез курорт дип атыйлар. Ул хәрби дан шәһәре титулын алды. Гаҗәп тә түгел, күпчелек истәлекле урыннар тарихи әһәмияткә ия.

Соңгы ун елда Белгород Россияне Украина белән бәйләүче сәнәгать һәм транзит пункты имиджыннан китәргә тырыша. Хәзер ул гадәти булмаган һәйкәлләрне карарга теләүчеләрне җәлеп итә: ишегалды җыештыручыга, ДАИ намуслы хезмәткәренә, беренче укытучыга һәм хәтта сәүдәгәргә. Шулай ук Белгородка балык тотарга яратучылар, авыл һәм экотуризмны яратучылар да килә. Биредә шулай ук Украина һәм иске рус кухнясының иң популяр ризыклары белән танышырга мөмкин.

Рейслар турында белешмәләр һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International