Казанда яңа рәшәткәле коймалар урнаштырыла

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Казанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» проекты буенча урамнарны ремонтлау барышында яңа рәшәткәле коймалар урнаштырыла. Гамәлдәге Россия стандартлары таләпләре шундый. Аерым алганда, Р52766-2007 ГОСТ 4.5.2.6 пункты җәяүлеләр өчен светофорлы җир өсте кичүләре янында юл киселешендә юлның ике ягында һәр якка 50шәр метр рәшәткә тибындагы коймалар белән чикләүне күздә тота. ГОСТта җир өсте һәм җир асты җәяүлеләр кичүләре янында җәяүлеләр кичүеннән ике яктан да, юлның ике ягында да рәшәткәле коймалар җиһазлау күрсәтмәсе бирелә. Юл кырыенда җәяүлеләр хәрәкәтен тәртипкә салу өчен киртәләр юл чатында һәм юл аркылы чыгу урыннарында билгеләнә.

Коймалар цинк йөгертелгән профильдән ясалган, аларның хезмәт срогы 25 елга җитә. Шул ук вакытта алар юл буйларында эретеп ябыштырылган элеккеге коймалар белән чагыштырганда мөһим өстенлеккә ия - бу зыян килгән очракта койманы алыштыруның тизлеге һәм аз чыгымлылыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International