Бүген 600 метр озынлыктагы барьер коймалар урнаштыру белән Искра урамында ремонт тәмамланды. Ремонт барышында яңа катлам ЩМА-15 асфальт-бетон җәелгән һәм 4 юл билгесе алмаштырылган.
Июль ахырында башланган ремонт «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проекты кысаларында башкарылды. Эшләрнең генераль подрядчысы - «Каздорстрой»ААҖ.