«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе октябрь аенда билет бастыручы автоматлар аша билетлар сату буенча айлык оештыра

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

1-31 октябрьдә «Содружество» шәһәр яны компаниясе билет бастыручы автоматлар аша билетлар сату буенча айлык оештыра. ББА - бу билетлар сатып алуның уңайлы һәм тиз ысулы. Бүгенге көндә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары барлык пассажир станцияләрендә урнаштырылган. Интерфейс рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителгән. Билетларны акча хисабына да, банк картасы ярдәмендә дә сатып алырга мөмкин. Терминал ярдәмендә шулай ук транспорт картасы хисабын тулыландырырга, кәрәзле элемтә, интернет һәм телевидение хезмәтләре өчен түләргә мөмкин.

Айлыкны үткәрү вакытында «Содружество» компаниясе хезмәткәрләре үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары аша билет сатып алган вакытта ярдәм күрсәтәчәк.

Моннан тыш, ББА аша иң күп билет сатып алган пассажир бүләкләнәчәк. Тулы бәягә алынган билетлар гына исәпкә алыначак. Юл йөрү документларын 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча теләсә кайсы шәһәр яны кассасына, үзеңнен элемтә өчен мәгълүматларыңны биреп, күрсәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International