Казанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Башлангыч урамы төзекләндерелде.
Яңартылган участокның озынлыгы 290 м тәшкил итә. Ремонт барышында 2500 кв.м мәйданда искесен салдырып яңа катлам югары чыдамлылыкка ия ЩМА-15 асфальтобетон җәелгән, борт ташлары алыштырылган. Шулай ук термопластиктан горизонталь юл тамгалары төшерелгән, периль киртәләр һәм 10 юл билгесе куелган, парковка кесәсе төзекләндерелгән. Генераль подрядчы - «Каздорстрой» ААҖ.
Исегезгә төшерәбез, Башлангыч урамы Казанның Совет районындагы Дәрвишләр бистәсендә урнашкан һәм 8 урам - 1 нче Кленовая, 2 нче Кленовая, 3 нче Кленовая, Малиновая, Правда, Совет стадионы, Тополевая белән кисешә.