«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда Гадел Кутуй урамының участогын ремонтлау эшләренә керештеләр

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында 2018 елда Казанда Гадел Кутуй урамының №104 өеннән Бохара урамына кадәр ремонт ясалачак. Ремонт ясалачак участокның озынлыгы 538 м, машиналар йөрү юлының киңлеге 7 м тәшкил итә. Ремонт барышында 6 969 кв.м мәйданда искесен салдырып яңа катлам югары сыйфатлы ЩМА-15 асфальт-бетоны җәеләчәк, борт ташы, тротуарлар төзекләндереләчәк һәм юл тамгалары төшереләчәк. Бүгенге көнгә транспорт йөрү өлешендә булган асфальт-бетон катламы фрезерланган һәм яңа тигезләүче катлам җәелгән.

Әлеге участок ремонт планына юлларның техник торышы һәм «Халык контроле», Бөтенроссия Халык Фронтының «Җимерек юллар картасы» дәүләт мәгълүмат системасына агломерация халкының мөрәҗәгатьләре нигезендә кертелгән.

Гадел Кутуй урамы 11 урам белән киселешеп үтә, шул исәптән Әбҗәлилов, Красная Позиция, Гвардия, Бохара, Даурия, Родина урамнары белән. Нәкъ ремонтланучы участокта инженерлар әзерли торган лицей урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International