Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 24 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 183 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 110 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер һәм 34 халыкара рейслар. 5183 пассажир киткән. Татарстан башкаласына 4798 кеше килгән.

16 нчы августта республикада аязучан болытлы һава көтелә, яңгыр урыны белән көчле булуы ихтимал, аерым районнарда яшен. Җил көньяк-көнбатыштан, яшен вакытында секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура: +25 - +30 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International