«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда Даурия урамында ремонт эшләре башланды

2018 елның 3 августы, җомга

2018 елда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Даурия урамында ремонт эшләре башланды.

Ремонтлыйсы участокның озынлыгы 1221 м тәшкил итә. Ремонт барышында 16 093 кв.м артык мәйданда искесен салдырып югары сыйфатлы ЩМА-15 асфальт-бетон катламы җәеләчәк, тротуарлар ремонтланачак, борт ташлары алмаштырылачак, юл тамгалары төшереләчәк, юл билгеләре яңартылачак. Бүген юл эшчеләре гамәлдәге асфальт-бетон катламын фрезерлауны тәмамладылар.

Эшләрнең генераль подрядчысы булып Татарстанның әйдәп баручы юл оешмаларының берсе «Каздорстрой» ҖЧҖ тора.

Исегезгә төшерәбез, «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты буенча федераль һәм республика бюджетларыннан финанслау күләме Казан агломерациясендә паритет башлангычларда 1,6 млрд. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International