Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 66 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 92 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 25 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5430 кеше килгән, 4809 пассажир киткән.

23 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, көнчыгыштан талгын җил. Температура: +21 - +26 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International