Идел-Кама төбәгендә поездларда заманча радиоэлемтә системасы кертелә

2018 елның 20 июле, җомга

Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә технологик элемтә системаларын модернизацияләү буенча программа кысаларында заманча радиоэлемтә системасына күчү башкарыла. Аны оештыру поездларның хәрәкәт иминлеген тәэмин итүнең иң мөһим аспектларының берсе булып тора.

Инза-Ульян-Нурлат-Писмән участогында 64 комплект яңа радиоэлемтә җиһазлары кертелә. Алар машинистларның станцияләр буенча дежур хезмәткәрләр һәм тимер юлның поездлар диспетчерлары белән элемтәне тәэмин итү өчен кулланыла.

Яңа җиһазлар югары ышанычлылык, комачаулыктан саклылык һәм дистанцион җайга салу һәм мониторинг мөмкинлеге белән аерылып тора.

Станцияләрне, тимер юл аркылы чыгу урыннарын  заманча, ышанычлы  радиоҗиһазлар белән тәэмин итү поездлар хәрәкәте графигын үтәүгә, тимер юлларның үткәрү сәләтләрен арттыруга һәм поездлар хәрәкәте куркынычсызлыгын яхшыртуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International