Ленар Сафин Казанда Дөнья чемпионаты FIFA-2018 чорында транспорт хезмәте күрсәтүгә йомгак ясады

2018 елның 17 июле, сишәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин аппарат киңәшмәсендә Казанда Дөнья чемпионаты FIFA-2018 кунакларына һәм катнашучыларына транспорт хезмәте күрсәтүгә йомгак ясады.

Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, чемпионат вакытында транспорт белән тәэмин итү өлешендә бер генә вакыйга да булмады. Шәһәр җәмәгать транспорты пассажирларга өзлексез,  куркынычсыз хезмәт күрсәтте. Матчлар көнендә билеты булганнарга барлык төр җәмәгать транспортында йөрү бушлай иде. Бушлай йөрү 65 автобус, 6 трамвай, 11 троллейбус маршрутларында оештырылды. «Аэропорт – Шәһәрнең үзәге (Спорт сарае) » маршруты буенча автобус элемтәсе оештырылды, ә матчлар узган көннәрдә «Аэропорт-Стадион» маршруты буенча. Шулай ук «Казан Арена»га кадәр өстәмә маршрутлар кертелде, 44 берәмлек шәһәр автобус җәлеп ителде.

Министр хәбәр иткәнчә, «Казан» халыкара аэропорты һәм Казан-1 тимер юл вокзалы көчәйтелгән режимда эшләде.

Футбол буенча дөнья чемпионаты FIFA-2018 катнашучы командалары белән беренче чартер рейслар «Казан» Халыкара аэропортына 10 июньнән килә башлады. 7 июльдә бортта команда белән Казаннан соңгы чартер рейс башкарылды.

Тимер юл транспортына килгәндә, Федераль пассажир компаниясе спорт ярышларын оештыручы шәһәрләр ( Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Саранск, Волгоград, Екатеринбург һәм Түбән Новгород) арасында 112 өстәмә рейс билгеләде.

Казан-Аэропорт участогында пассажирлар ташу өчен 6 вагонлы 3 шәһәр яны поезды җәлеп ителде.

Шулай ук Казанда Футбол буенча дөнья чемпионатын транспорт хезмәте белән тәэмин итү өчен тамашачылар, волонтерлар һәм FIFA автомобиль транспорты исемлегенә (җиңел таксидан тыш) кертелгән затлар өчен шәһәр һәм шәһәр яны транспортында бушлай йөрү оештырылды.

Футбол чемпионаты катнашучыларын һәм кунакларын югары дәрәҗәдә куркынычсыз ташуны Казан, Екатеринбург һәм Самара шәһәрләрендә «Буревестник» транспорт компаниясе тәэмин итте.

Ленар Сафин Казанда Дөнья чемпионаты FIFA-2018 узган чорда    өзлексез, югары сыйфатлы эш күрсәткәннәре өчен барлык транспорт предприятиеләренә рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International