Әлмәттә триатлон буенча Россия Кубогы һәм Федерация Кубогы үткәргән көнне кайбер урамнар ябылачак

2018 елның 6 июле, җомга

Әлмәт муниципаль районы халкында спортка кызыксыну уяту һәм триатлон спорт төрен үстерү, популярлаштыру максатыннан 11 август көнне Әлмәттә триатлон буенча Федерация Кубогы һәм Россия Кубогы уздырылуы планлаштырылган.

Шунлыктан 9.00 - 13.00 сәгатьләрдә бәйге уздырылу маршруты буенча - Төзүчеләр проспектыннан алып Г.Тукай проспектына кадәр Шевченко урамы һәм Маяковский, Шевченко, Грибоедов, Радищев, М.Җәлил, Заслонов, Базовая, Монтажная һәм Болгар урамнары ягыннан чыгу юллары ябылачак.

Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International