Азнакай муниципаль районында 2 июньнән 15 сентябрьгә кадәр Азнакай-Дүсем автомобиль юлы 28,2 чакрымнан алып 32,4 чакрымга кадәр участокта транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Биредә бу чорда төзекләндерү эшләре планлаштырылган.
Автомобиль транспорты йөртүчеләргә урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге Азнакай-Дүсем, Әлмәт-Мөслим, Буралы-Рантамак, Салкын Чишмә-Александровка һәм «Буралы-Рантамак»-Александровка-«Әлмәт-Мөслим» автомобиль юллары тәкъдим ителә. Кирәкле юл билгеләрен куеп урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз.