2018 елгы FIFA Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында чит ил җанатарларына Россиягә керү һәм чыгу буенча махсус шартлар билгеләнгән

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

2018 елгы FIFA Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга спорт ярышлары  тамашачылары  сыйфатында Россиягә керү виза төземичә гамәлгә ашырыла. Махсус шартлар 2018 елгы FIFA Футбол буенча дөнья чемпионатының беренче матчын үткәрү датасыннан ун көн алдан һәм соңгы матчны үткәрү көне белән төгәлләнә. Әлеге категориядәге затлар шәхесне ачыклаучы документ, һәм шәхси тамашачы картасы буенча керәчәк. 2018 елгы FIFA Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру вакытында чик буе хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан җанатарлар, шулай ук башка Россия һәм чит ил гражданнарын дәүләт чигенннән уздыру буенча максималь уңайлы шартлар тудыру өчен кирәкле чаралар булдырылган.

         Һава чыгару пунктларында Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр вәкилләре белән берлектә, шәхси тамашачы картасы буенча хәрәкәт итүче, чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны техник ярдәм белән тәэмин итү өчен мобиль пунктлар җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International