Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 11 июне, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 136 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 195 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 98 рейс башкарылган, шул исәптә 21 чартер, 33 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5813 кеше килгән, 5064 пассажир киткән.

11 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: +12 - +17 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International