Горький тимер юлының Казан төбәгендә «Остановись до переезда» акциясе узды. Аның төп максаты - машина йөртүчеләрнең игътибарын тимер юл аркылы чыгу кагыйдәләренә җәлеп итү.
Акция Татарстан, Чувашия, Марий Эл республикалары чикләрендә урнашкан 43 тимер юл кичүендә узды. Акциядә якынча 4 мең машина йөртүче катнашты.
Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов сүзләренә караганда, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе булып элеккечә «кеше факторы» кала – транспорт чаралары йөртүчеләрнең игътибарсызлыгы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулары. Машина йөртүчеләр локомотивның туктау юлы километр чамасы тәшкил итүен истә тотарга тиеш.
Ел башыннан алып Горький магистрале полигонында 12 юл-транспорт һәлакәте булган, аларның 3се - Казан төбәге полигонында.