Юрий Симонов - «ЮВТ АЭРО» һава судносының яңа командиры

2018 елның 9 июне, шимбә

8 июньдә «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан аэропортында һава судносының яңа командиры Юрий Симоновны сәламләде. Үзенең беренче мөстәкыйль очышын ул Яңа Уренгой - Казан маршруты буенча үтәде.

Традиция буенча пилотны трап янында авиакомпания җитәкчеләре, коллегалары һәм дуслары каршы алды. Һәр пилотның тормышында мөһим вакыйга – ВС CRJ-200 командиры буларак беренче мөстәкыйль очыш белән  Юрий Симоновны «ЮВТ АЭРО» АҖнең очышлар иминлеген тәэмин итү буенча инспекция башлыгы Валерий Мосунов котлады, аңа очышларның озын гомерлелеген теләде.

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе коллективы ВС CRJ-200 яңа командирын беренче мөстәкыйль очыш белән котлый һәм аңа нык сәламәтлек, чиста күк йөзе, җиңел очып китүләр һәм йомшак төшеп утырулар тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International