«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты кысаларында Казанда Клара Цеткин урамында ремонт башланды

2018 елның 22 мае, сишәмбе

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда 1 531 м озынлыктагы Клара Цеткин урамы тулысынча яңартылачак. Гомуми мәйданы 37,77 мең кв.м тәшкил иткән транспорт йөри торган өлешен һәм тротуарларны ремонтлау планлаштырыла.

Хәзерге вакытта машиналар йөрү өлешендә асфальтның иске катламы салдырылган, тигезләүче катлам җәелгән. Аннары яңа югары сыйфатлы асфальт-бетон катламы җәеләчәк. Шулай ук борт ташларын демонтажлау һәм монтажлау үтәлгән, булган тротуар сүтелгән. Генераль подрядчы булып «Волгадорстрой» ҖЧҖ тора.

Клара Цеткин урамы Киров районында магистраль булып тора һәм кыска юл буенча Зур Казан боҗрасы белән Аракчино, Иске Аракчино, Красная горка һәм башка бистәләрне тоташтыра. Ул Несмелов урамы белән кисешкән урыннан башлана, Урак һәм Чүкеч, Кызыл Армия, Урицкий, Адмиралтейство урамнарын кисеп үтә һәм Боевая урамына күчеп тәмамлана. Клара Цеткин урамының машиналар йөрү өлеше һәр юнәлештә икешәр полосага ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International