Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Казан-1 тимер юл вокзалы аерым режимда эшләячәк

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның 25 маеннан 25 июленә кадәр Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы 11 шәһәрнең тимер юл вокзаллары аерым режимда эшләячәк.

Вакытлы чаралар транспорт куркынычсызлыгына таләпләрнең артуы белән бәйле – вокзалның һәр кунагына керү контроле процедурасын узарга кирәк булачак. Пассажирлар уңайлыгы өчен вокзалларда өстәмә тикшерү җиһазлары куелачак, бу үткәрү сәләтен уртача 50% ка кадәр арттыру мөмкинлеге бирәчәк.

Казан-1 вокзалында өч яңа тикшерү участогы ачылды: берәү вокзалның төп бинасында һәм икәү транспорт-күчеп утыру терминалына кергәндә. Яңа тикшерү пунктлары заманча җайланмалар һәм видеокүзәтү системалары белән җиһазланган.

Вокзалда өзлексез эшне гамәлгә ашыру өчен өстәмә персонал җәлеп ителгән. Транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җаваплы хезмәткәрләр махсус әзерлек һәм аттестация үткәннәр.

Казан-1 вокзал комплексы территориясендә барлыгы 8 тикшерү зонасы һәм 14 участок эшли.

«РТЮ» ААҖ тимер юл вокзаллары пассажирларын вакытлыча чикләүләргә аңлап карауларын, транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча таләпләрне үтәүләрен һәм вокзалга алдан ук килүләрен сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International