«Бигеш» аэропортының пассажирлар агымы апрель нәтиҗәләре буенча 53 236 кеше тәшкил иткән

2018 елның 4 мае, җомга

2018 елның апрель нәтиҗәләре буенча «Бигеш» аэропортының пассажирлар агымы 53 236 кеше тәшкил иткән һәм узган елның апрель аендагы нәтиҗәләрен 28% ка арттырган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда йөк әйләнеше дә үсткән, ул апрель аенда 45 407 килограмм (+21,8 процент) тәшкил иткән.

Эчке һава линияләрендә 52 298 пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу 2017 ел апреленнән 24 процентка күбрәк. Пассажирлар агымы үсешенә иң зур өлеш «Аэрофлот» (37%), «Победа» лоукостеры (26%), S7 Airlines (22%), Nordwind Airlines (12%) авиакомпанияләре керткәннәр. Россия буенча Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Минераль Сулар юнәлешләре пассажирлар агымы артуга аеруча зур өлеш керткән.

Бүген Бигеш аэропорты җәйге навигациягә актив әзерләнә. «Ижавиа» авиакомпаниясе рейсларына (Сочи, Анапа, Симферополь) сату ачылган инде. Nordavia, «Саратовские авиалинии» һәм Nordwind Airlines Симферопольгә билетлар сата башлаган, «Победа» лоукостеры – Сочига. Халыкара юнәлешләрдә Anex tour, Pegas touristik, Coral Travel, Sunmar һәм Intourist операторларының турпакетлары составына кергән Төркия (Даламан, Анталья) һәм Тунис (Монастир) курортларына да билетлар сатыла башлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International