“РТЮ” холдингы пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен ерак араларга йөрүче һәм шәһәр яны поездларына юл йөрү документларында килү һәм китү вакытларын күрсәтү тәртибен үзгәртә. Хәзер тимер юл билетларында бары тик җирле вакыт күрсәтеләчәк. Бүгенге көндә бланкларда мәскәү вакыты, шулай ук җирле вакыт күрсәтелә.
Бу яңалык 2018 елның 1 августыннан алып юлга чыгучы барлык поездлар өчен гамәлгә керә. Яңартылган формат белән юл йөрү документлары сатуда 4 майдан барлыкка киләчәк.