Бүген Идел буйлап пассажир навигациясе ачыла

2018 елның 30 апреле, дүшәмбе

Бүген Идел елгасы буенча пассажир навигациясе ачыла. Көн саен Казан елга портыннан Югары Осланга һәм Садоваяга кадәр (Студенец, Түбән Ослан, Ключищига кереп) рейслар оештырылган. Маршрутларда «ОМ» һәм «Москва» тибындагы теплоходлар йөриячәк. Шулай ук Казан елга порты  Свияжскига кадәр көндәлек рейслар ачып җибәрә, ә 26 майдан Болгар һәм Тәтешкә кадәр тизлек линияләрен ачу планлаштырылган.

Идел елгасы буенча өскә һәм аска таба шәһәр яны юнәлешләрендә пассажирлар йөртүне «Татфлот» компаниясе гамәлгә ашыра. Шәһәр яны юнәлешләрендә елга транспортында халыкка хезмәт күрсәтүне оештыруга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм«Татфлот» АҖ арасында тиешле килешүләргә кул куелды.

 Ел саен навигация алдыннан суднойөрешле компания тиешле экспертизаларны һәм Россия Елга Регистры һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тикшерүләрен уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International