ТР буенча легаль булмаган пассажир йөртүчеләрнең еллык пассажирлар агымы 6 млн артык тәшкил итә

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында Татарстан Республикасында муниципальара юнәлешләрдә пассажирлар ташуны  яңадан кайтару һәм үстерү буенча чаралар турында сөйләштеләр. Анда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров чыгыш ясады.

А. Егоров хәбәр итүенчә, Татарстан буенча легаль булмаган пассажир йөртүчеләрнең еллык суммар пассажирлар агымы якынча 6 миллион кешедән артып китә. Министр урынбасары сүзләренә караганда, пассажирлар ташу куркынычсызлыгы өлкәсендә «соры» ташучылар төп проблема булып калалар. Заказлы ташу базары – легаль булмаган ысул белән тапкан акча әйләнешенең төп юнәлешләреннән берсе. Еллык акча әйләнеше 1,5 млрд сумнан артып китә.

«Бүгенге көндә көн саен Казаннан гына 550 дән артык заказлы автобус юлга чыга», – дип мисал китерде Егоров.

Депутатлар Татарстанда муниципальара юнәлешләрдә пассажирлар ташуны яңадан кайтару һәм үстерү буенча чаралар турында фикер алыштылар. Комитет үзенең карарында республика автотранспорт предприятиеләренең даими маршрутларда пассажирлар ташуда уңай динамика күрсәтүен билгеләп үтте.

Андрей Егоров хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республиканың муниципальара челтәре үз эченә 145 маршрут ала, аларга 22 шәһәр, шәһәр тибындагы 18 поселок, шулай ук 3 меңнән артык авыл торак пунктлары керә. Ташуларда якынча 580 автобус җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International