Экологик икеайлык башланганнан бирле төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары яныннан 1900 тонна чүп-чар җыелган

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чүп-чардан чистарту буенча санитар-экологик икеайлык дәвам итә.

12 нче апрельгә мәгълүматлар буенча, төбәк һәм федераль әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы территорияләрдән 1907 тонна каты көнкүреш калдыклары җыелган. Санитар чистарту чараларында көн саен 341 кеше һәм 124 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

“РТЮ” ААҖ Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге буенча филиалы Татарстан Республикасы чикләрендә тимер юлларны һәм янәшә территорияләрне тиешле санитар-экологик хәлгә китергән. Җыештырылган территориянең мәйданы 1446 кв.м тәшкил иткән. Нәтиҗәдә, тоннага якын чүп-чар утильләштерүгә бирелгән. Икеайлыкта 1220 кеше һәм 10 берәмлек техника җәлеп ителгән. Эшләрдә көн саен 91 кеше һәм 16 берәмлек махсус техника катнаша.

“Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ мәгълүматы буенча, үткәрелгән тикшерүләр барышында чүп-чар белән эш иткәндә санитар-экологик таләпләрне бозулар ачыкланган. Нәтиҗәдә, рөхсәтсез тиеш булмаган урында чүп-чар калдырган өчен 6 физик зат административ җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International