Җәйге каникулда - 1 июньнән 31 августка кадәр «РТЮ» ААҖ 10 яшьтән алып 17 яшькәчә балаларга поездларда йөрүгә 50% күләмендә ташлама тәкъдим итә. Билетларны ташламалы бәягә ил эчендәге юнәлешләрдә йөрүче поездларга алырга мөмкин.
Ташлама ил эчендәге юнәлешләрдә йөрүче поездларда: плацкарт, гомуми вагоннар, утыру өчен урыннары булган вагоннар, 2 һәм 3нче класслы мотор вагонлы күчмә составларга гамәлдә булачак.
Билетларны ташлама белән тимер юл кассаларында, «РТЮ» ААҖ рәсми сайтында “РЖД Пассажирам” мобиль кушымтасы ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин. Поездга утырганда билет һәм шәхесне таныклаучы документ күрсәтергә кирәк булачак.
Исегезгә төшерәбез, шулай ук 5 яшьтән алып 10 яшькәчә балаларга билет алганда ел буе 65% күләмендә ташлама ясала. 5 яшькәчә булган балалар өчен акчасыз (бушлай) юл билеты рәсмиләштерелә.