18, 19, 20, 21 апрельдә төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 6379 нчы номерлы Кизнер-Нократ Аланы шәһәр яны поезды җәдвәлдән чыгарыла.
Җиде шәһәр яны поездының маршрутлары кыскара. Сосновка-Кукмара һәм Сосновка-Нократ Аланы участокларында пассажирларны транспорт белән тәэмин итү өчен «Содружество» компаниясе автобус маршрутлары оештыра.
18, 19, 20 апрельдә 6410 нчы Казан-Сосновка поезды Казан-Нократ Аланы маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.
18, 19, 20, 21 апрельдә түбәндәге поездларның маршрутлары кыскара:
- 6424 нче номерлы Казан-Сосновка поезды;
- 6429 нчы номерлы Сосновка-Казан поезды;
- 6440 нчы номерлы Казан-Сосновка поезды;
- 6431 нче номерлы Сосновка-Казан поезды;
- 6374 нче номерлы Нократ Аланы-Ижевск поезды.
19, 20, 21 апрельдә 6421 нче Сосновка-Казан поезды Нократ Аланы-Казан маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.
Түбәндәге шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк:
- 19, 20, 21 апрельдә 6924 нче номерлы Казан-Кизнер поезды;
- 18, 19, 20 апрельдә 6438 нче номерлы Казан-Кизнер поезды;
- 18, 19, 20, 21 апрельдә 6422 нче номерлы Казан-Сосновка поезды; 6926 ны номерлы Казан-Кизнер поезды.
Тулырак мәгълүматны биредә карый аласыз.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны тәүлек әйләнәсе 8937-625-04-33 телефоны аша, “Содружество” ААҖ сайтында алырга була.