Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 146 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 97 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 206 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 121.
Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 4 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2732 кеше килгән, 2807 пассажир киткән.
5 нче апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр һәм юеш кар, кайбер районнарда томан, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: +1 - +6 градус.