Татарстанда агымдагы елда 27 гаилә фермасына һәм 19 бакчачылык берләшмәсенә юллар төзеләчәк

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Бүген «Татар-информ» МА мәйданчыгында 2018 елга Татарстанда Юл эшләре программасын тормышка ашыру турында пресс-конференция узды. Анда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин, Казан шәһәре башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы урынбасары Сергей Автономов катнаштылар.

А. Чукин хәбәр итүенчә, Юл эшләре программасын тормышка ашыруга 23 миллиард 919 миллион сум каралган. Аерым алганда, барлыгы 2 миллиард сум - 87,8 км автомобиль юлларын төзүгә, шул исәптән 28 авыл торак пунктларына керү юллары төзүгә каралган, анда 20 подъезд федераль бюджет катнашында төзеләчәк. 12 миллиард сум акча төбәк юлларын, Казан һәм Яр Чаллының  урам-юл челтәрен ремонтлауга бүлеп бирелгән, 4 миллиард сумнан артык акча - төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын карап тотуга.

Моннан тыш 27 гаилә фермасына һәм 19 бакчачылык берләшмәсенә керү юллары төзү дәвам итәчәк.

Шулай ук 2018 елга «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проекты кысаларында Казанда һәм Чаллыда үткәрелгән Урам-юл челтәрен ремонтлау программасы җәмәгать тыңлауларында тикшерелгән һәм иҗтимагый хуплау алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International