Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 144 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 74 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 451 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 339.
Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 14 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3656 кеше килгән, 3339 пассажир киткән.