Татарстанда җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуга бирелгән 6527 рөхсәт язуы вакытыннан алда гамәлдән чыгарылды

2018 елның 23 марты, җомга

ТР законнары нигезендә республиканың эшкуарлык субъектларына бирелгән җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуга бирелгән 6527 рөхсәт язуы вакытыннан алда гамәлдән чыгарылды. Алар арасында «Милмаравто» ҖЧҖ, «Автосфера» ҖЧҖ, «Такси Казань» ҖЧҖ, «Арт Транс» ҖЧҖ, «Фортуна» ҖЧҖ, «Сити Крафт» ҖЧҖ, «Рент Татарстан» ҖЧҖ, «Эксклюзив» ҖЧҖ һ. б. Шундый карар Федераль салым хезмәтеннән  Юридик затлар бердәм дәүләт реестрына эшчәнлекне туктату турында язу кертү хакындагы белешмәләр нигезендә кабул ителде. Хәзерге вакытта җиңел таксида пассажирлар ташу гамәлдәге 7201 рөхсәт язуы буенча тормышка ашырыла.

Тулырак мәгълүмат ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында (http://mindortrans.tatarstan.ru/rus/reestr-vidannih-razresheniy.htm) урнаштырылган рөхсәт язуы реестрында бирелгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International