Поезд бригадаларының 2 меңнән артык хезмәткәре Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 алдыннан махсус әзерлек узачак

2018 елның 20 марты, сишәмбе

РТЮ холдингы Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 үткәрүгә актив әзерлек алып бара. Аерым игътибар футбол ярышларын оештыручы шәһәрләр арасында җанатарларны бушлай йөртүне тәэмин итүдә җәлеп ителгән «фронтлайн»-персонал, поезд бригадалары хезмәткәрләрен әзерләүгә бирелә.

Әйтик, Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 алдыннан 2 меңнән артык проводник һәм поезд начальниклары махсус әзерлек үтә. Аларның яртысыннан артыгы 2017 елда Конфедерацияләр кубогын уздырган вакытта чит ил пассажирлары белән эш тәҗрибәсе алган инде.

Ерак арага йөрүче поездларда җанатарлар өчен хәрәкәт уңайлыгын тәэмин итү өчен барлыгы 85 поезд бригадалары эшләячәк. Алар «Федераль пассажир компаниясе» АҖнең корпоратив кадрлар укыту-методик үзәге базасында өстәмә белем алалар. Персонал әзерләгәндә аерым игътибар төрле милли культураларның вәкилләре белән аралашу үзенчәлекләренә, инглиз телен өйрәнүгә, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле пассажирлар белән хезмәттәшлек итүгә бирелә.

Исегезгә төшерәбез, «Транспортная дирекция ЧМ-2018» оешмасы шулай ук чемпионатны оештыручы 11 шәһәрнең 19 тимер юл вокзалына җанатарларга ярдәм итү өчен вакытлыча персонал җыя. Заявканы дирекция сайтында 18 яшьтән олырак теләсә-кайсы Россия гражданины бирергә мөмкин.

Шулай ук поездларда җанатарлар иминлеген тәэмин итү өчен махсус транспорт куркынычсызлыгы төркемнәре озата барачак. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашучы шәһәрләрнең вокзалларында тимер юл вокзаллары хезмәткәрләре (керү контроле инспекторлары, вокзалларның «фронтлайн»-персоналлары, вокзал комплекслары начальниклары) өстәмә әзерлек узачак.

Искәртеп узабыз, РТЮ һәм «Транспортная дирекция ЧМ-2018» оешмасы Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 уздыру вакытында өстәмә поездлар хәрәкәте графигын төзегәннәр. Җанатарларны түләүсез йөртү өчен  өстәмә поездларның 440 650 урынга исәпләнгән 728 рейсы билгеләнәчәк.

Поездлар кондиционерлар һәм экологик яктан чиста бәдрәф комплекслары, шулай ук вагон-ресторан белән җиһазландырылган уңайлы купелы вагоннардан формалашачак. Инновацион хәрәкәттәге состав: «Ласточка» электропоезды һәм «Стриж» тизйөрешле поездларының ике катлы вагоннарын җәлеп итү планлаштырыла. Ике катлы поездлар Мәскәү – Самара, Мәскәү – Санкт-Петербург, Мәскәү – Казан, Мәскәү – Адлер, Санкт-Петербург – Мәскәү юнәлешләрендә хәрәкәт итәчәк. «Ласточка» һәм «Стриж» поездлары җанатарларны бушлай Мәскәү – Түбән Новгород юнәлешендә йөртәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International