«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 15 июньдә Пермьнән Батумига туры авиарейсларга старт бирә. Рейслар даими рәвештә сишәмбе һәм җомга көннәрендә сентябрь ахырына кадәр, Кара диңгез ярында җылы һава торганчы, башкарылачак. Билетларны сату инде ачык.
«ЮВТ АЭРО» АҖ генераль директоры Петр Трубаев билгеләп үткәнчә, әлеге рейс халыкара булып тора, шуңа күрә авиабилетлар бәясе евро курсына бәйле һәм бер якка якынча 11 мең сум тәшкил итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 16 июньнән Батумига Казаннан һәм Уфадан турыдан-туры авиарейслар ачты. Рейслар 2018 елның чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак. Җәдвәл һәм бәяләр турында тулырак мәгълүматны авиакомпания сайтында: http://uvtaero.ru/ яки белешмә хезмәте телефоны буенча (843) 2601509 белергә мөмкин.