Горький тимер юлының Казан төбәгендә февраль аенда пассажир әйләнеше 5% ка арткан

2018 елның 16 марты, җомга

Агымдагы елның февралендә Горький тимер юлының Казан төбәге буенча хезмәт күрсәтелгән пассажирлар саны 570 мең кеше тәшкил иткән. Шуларның 436 мең пассажиры шәһәр яны маршрутлары белән файдаланган, ерак юлга 133 мең пассажир чыккан.

2018 елның февралендә төбәк буенча пассажир әйләнеше  18,3 млн пасс-км тәшкил иткән, бу 2017 елның шул чоры белән чагыштырганда 5% ка күбрәк.  

Барлыгы Горький тимер юлы буенча февраль аенда шәһәр яны маршрутларында 2 миллионнан артык кешегә, ерак араларга йөрүче поездларда 1 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International