Бәйрәм көннәрендә шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Бәйрәм көннәрендә Татарстан территориясе буенча шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк. 7 мартта поездлар җомга эш көне җәдвәле булачак хәрәкәт итәчәкләр, 8, 9, 10 мартта – шимбә ял көне буенча, 11 мартта – якшәмбе ял көне буенча һәм 12 мартта - дүшәмбе эш көне буенча.

Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны аша алырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International