Пассажирга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен «Пригород» мобиль кушымтасында багажны, хайваннарны һәм велосипедларны транспортта алып бару өчен билетлар сату функциясе тормышка ашырылган.
«Пригород» мобиль кушымтасын файдалану буенча тулырак инструкция белән «Содружество» АҖ шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында (https://www.sodruzhestvoppk.ru) «Способы оплаты проезда» бүлегендә, шулай ук компаниянең ВКонтакте битендә (https://vk.com/sodrppk) танышырга була.