Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 123 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 75 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 288 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 152.

Казан аэропортыннан 64 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2391 кеше килгән, 2691 пассажир киткән.

29 нчы гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяктан. Температура: -10 - -15 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International