Горький тимер юлы 2017 елда Татарстан Республикасы бюджетына 1,6 миллиард сум күчергән. Бу 2016 ел күрсәткеченнән 12,2% ка артыграк.
Горький тимер юлы, “Россия тимер юллары”ның Горький магистрале территориясендә эшләүче бүлендек җәмгыятьләре һәм филиаллары 2017 елда төбәк һәм җирле бюджетларга барлыгы 14,6 миллиард сум акча күчергәннәр, бу 2016 ел күрсәткеченнән 7,5% артыграк. Шул исәптән милеккә салым күләме 2,9 млрд сум тәшкил иткән.