Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 128 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 56 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 344 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 189.

Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 22 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3235 кеше килгән, 3253 пассажир киткән.

12 нче гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан тизлеге секундына 5-10 метр. Температура: -11 - -16 градус, кичкә -16 - -21 градуска кадәр төшә. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International