"Казан" халыкара аэропорты партнер-авиакомпанияләр арасында пунктуальлек буенча айлык конкурс нәтиҗәләрен чыгарды. Авиакомпаниянең дәүләт теркәвенә карап конкурста катнашучылар түбәндәге номинацияләргә бүленгән: 1-енчесенә Россия Федерациясендә теркәлгән авиакомпанияләр керә, 2-нчесенә - Бәйсез Дәүләтләр Берлеге һәм Ерак чит дәүләтләрдә теркәлгән авиакомпанияләр.
2017 елның ноябрь нәтиҗәләре буенча I номинациядә рейтингның лидеры Татарстанның "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе булды.
Котлыйбыз сезне, хезмәттәшләр!