Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Казаннан ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар җибәреләчәк

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Яңа ел каникуллары вакытында пассажирлар ихтыяҗы тулысынча канәгатьләндереләчәк. Моның өчен "ФПК" АҖнең Горький филиалы 84 рейс буенча өстәмә поездлар билгели, алар Казан-Мәскәү һәм Казан-Екатеринбург юнәлешендә хәрәкәт итәчәк.

205/206 нчы номерлы Казан-Мәскәү поезды Казаннан 25-30 декабрьдә һәм 2018 елның 1-7 гыйнварында, Мәскәүдән 27-31 декабрьдә, 2018 елның 2-9 гыйнварында китәчәк.

275/276 нчы номерлы Казан-Мәскәү поезды Казаннан 28, 29 декабрьдә, 6-8 гыйнварда, Мәскәүдән 29, 30 декабрьдә, 2018 елның 7-9 гыйнварында китәчәк.

215/216 нчы номерлы Казан-Мәскәү поезды Казаннан 29, 30 декабрьдә, 2018 елның 6-8 гыйнварында, Мәскәүдән 30, 31 декабрьдә, 2018 елның 7-9 гыйнварында китәчәк.

295/296 нчы номерлы Казан-Мәскәү поезды Казаннан 29, 30 декабрьдә, Мәскәүдән 30, 31 декабрьдә китәчәк.

271/272 нчы номерлы Казан-Мәскәү поезды Казаннан 21-29 декабрьдә, 2018 елның 1-8 гыйнварында, Мәскәүдән 22-30 декабрьдә, 2018 елның 2-9 гыйнварында китәчәк.

Шулай ук 291/292 нче номерлы өстәмә Екатеринбург-Казан поезды билгеләнгән, ул Екатеринбургтан 30 декабрьдә, 2018 елның 2, 4, 6 гыйнварында, Казаннан 2018 елның 1, 3, 5, 7 гыйнварында китәчәк.

Яңа ел каникуллары вакытында илнең төрле шәһәрләре арасында "ФПК" АҖ поездлары барлыгы 500дән артык өстәмә рейслар башкарачак. Ихтыяҗ арткан очракта кайбер юнәлешләрдә өстәмә поездлар саны арттырылачак яки өстәмә вагоннар тоташтырылачак.

Поездларның графигы һәм аларның хәрәкәте, шулай ук билет бәяләре турында тулырак мәгълүматны “РТЮ” ААҖ сайтында "Пассажирларга" бүлегендә һәм «РЖД Пассажирам» рәсми мобиль кушымтасы ярдәмендә алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International