Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать транспортында кулдан акча бирми генә исәп-хисап ясау өлешен арттыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә "АкБарсБанк" ҖАҖ, "Саклык банкы" ҖАҖ, "Социаль карта" АҖ, "Транспорт картасы" ААҖ, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренең башкарма комитетлары һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының транспорт комитеты вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында җәмәгать транспортында автоматлаштырылган түләү системасының алга таба үсеше, шул исәптән банк карталары белән түләү мәсьәләсе каралды.