Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 122 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 15 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 5 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2761 кеше килгән, 2823 пассажир киткән.

                                                                                                     

23 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: 0 - +5 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International