Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 94 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 106 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 33 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5401 кеше килгән, 4996 пассажир киткән.
4 нче сентябрьдә республикада болытлы һава торышы көтелә, көндез аязучан, төнлә һәм иртән республиканың күпчелек районнарында яңгыр, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшен белән, көндез урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +12 - +17 градус, көньяк-көнчыгыш районнарда урыны белән +20 градуска кадәр.